Бөтенроссия инженерлык конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантураның чыгарылыш курс студентлары VII Бөтенроссия инженер конкурсының сайлап алу этабында катнашырга чакырыла. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган конкурсның операторы - «МИФИ» милли тикшеренү атом-төш университеты.

Ел саен уздырыла торган ВИК интеллектуаль ярышы студентлар һәм аспирантлар арасында 2014 елдан бирле ил икътисадының кадрлар потенциалын үстерү, инженерларның һөнәри әзерлегенең гомуми дәрәҗәсен күтәрү һәм профильле белем бирүне популярлаштыру максатларында үткәрелә.

Студентлар һәм аспирантлар катнашу өчен гаризаны 15 ноябрьгә кадәр тапшыра алалар. Моның өчен ВИК сайтында форма тутырырга һәм планлаштырылган теманы җентекләп тасвирларга һәм үзенең чыгарылыш квалификация эшенең презентациясен күрсәтергә кирәк. 

2022 елның маенда Мәскәүдә узачак ВИКНЫҢ финалында конкурсантлар үз эшләрен индустриаль партнерларга тәкъдим итәчәк. 

Тулырак мәгълүмат-Конкурс сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International