Барлык башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына күчә

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Татарстанда агымдагы елның 1 августыннан ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караучы 72 башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм бер югары һөнәри белем бирү учреждениесе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына күчә. Бу хакта Болгарда мәгариф идарәләре муниципаль органнары җитәкчеләре һәм мәгълүмат-методика үзәкләре директорлары эш киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов белдерде.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, бу үзгәрешләрнең сәбәбе мәгариф системасын модернизацияләү, һөнәри белем бирү учреждениеләренең муниципаль органнар белән элемтәсен булдыру, шулай ук икътисад өчен ихтыяҗ булган кадрлар әзерләү процессында заказчы һәм башкаручы функцияләрен билгеләү сәбәп булып тора
Агымдагы елның 1 сентябреннән тапшырыла торган учреждениеләрнең гамәлгә кую документларын яңарту процессы башлана, дип билгеләп үтте Поминов. Шулай итеп, 1 сентябрьдән мәгариф турында яңа закон үз көченә керә. Аның нигезендә, барлык мәгариф учреждениеләре мәгариф оешмалары булачак. Шулай ук һөнәри белем бирү өлкәсендә башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләре юкка чыга. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре – көллиятләр генә калачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International