Методика эшенә аерым игътибар бирергә кирәк – Э.Фәттахов

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Укыту процессын оештыруда беренче чиратта методика эшенә аерым игътибар бирү кирәк. Бу хакта Болгарда мәгариф идарәләре муниципаль органнары җитәкчеләре һәм мәгълүмат-методика үзәкләре директорлары эш киңәшмәсен ачканда ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
“Соңгы вакытта балаларның һәм укытучыларның игътибарын читкә җәлеп итә торган чаралар күп уза. Барлык эшчәнлеккә анализ ясарга һәм аны ничек оптимальләштерергә кирәклеген аңлау зарур. Безнең өчен дәресләр изге”, - дип ассызыклады ул.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тамара Федорова белдерүенчә, Татарстанда мәгариф системасында барлык дәрәҗәдәге методика эшен көчәйтү ихтыяҗына күрсәтүче күпсанлы факторлар бар.
Бу мәсьәләнең актуальлеген БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре, мониторинг тикшеренүләре мәгълүматлары, математика буенча белем бирү сыйфаты кимү күзәтелү дәлилли. Шулай ук Федераль дәүләт мәгариф стандартлары кертү процессының түбән дәрәҗәдә булуы борчуга сала.
Т.Федорова белдерүенчә, соңгы “Ел укытучысы-2013” конкурсында муниципаль методика хезмәтләре эшенең түбән булуы чагылды.
Бу вәзгыятьнең сәбәпләре күп, дип саный ул. Аларның берсе – кадрлар проблемасы. Алар мәктәп педагогларына караганда методистларга төрле ташламалар һәм өстенлекләр булмау нәтиҗәсендә килеп чыга.
“Шуңа күрә бу вазыйфага мәктәпкә барырга курыккан яки теләмәгән яшь укытучылар, яки эштән арган өлкән укытучылар бара. Моннан тыш, кайбер районнарда методистлар күп эш башкара һәм үзләренең төп укытучы ролен үтәргә өлгерми”, - дип белдерде Т.Федорова.
Моннан тыш, мәгариф учреждениеләрендә җитәкчелек тарафыннан эчке контроль катгый булмау проблемасы да бар.
Гомум мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы сүзләренә караганда, Республика мәгълүмати-методик тәэмин итү һәм мәгариф өлкәсендә контроль үзәге белән яңартылган Республика мәгариф үсеше институты көчләрен берләштереп, төбәк методика хезмәтен үстерү өчен көчле база туплап, бу проблеманы хәл итеп була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International