Ел саен үткәрелә торган "Мәдәни марафон" акциясе быел 8 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр узачак һәм "Сәнгатьнең төп герое" - кинога багышлана. Моның сәбәбе - 125 ел элек Россиядә беренче киносеанс булу белән бәйле. Укучылар кызыклы онлайн-тест үтә, кызыклы интерактив биремнәр үти һәм сәнгать белән якыннанрак таныша ала.
РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм Яндекс оештырган "Мәдәни марафон" ның максаты - укучыларны яңа предмет белән мавыктыру, аларны кино тарихына кергән фильмнар белән таныштыру һәм, бәлки, иҗади эзләнүләргә рухландыру.
Күргәннәр турында фикер алыша, үз фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклаша белү, үз фикереңне формалаштыра белү - балаларга тормышта кирәк булачак файдалы күнекмә. Проект кысаларында мәктәп укучылары шулай ук Россия киноиндустриясе профессионаллары белән очраша, үз мәктәпләрендә киноклуб оештыра һәм үзләрен мини-фильмнар булдыруда сынап карый алачак.