Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе педагоглар белән хисап йөкләнеше проблемасы турында фикер алышты

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев Ростов өлкәсенә эш сәфәре барышында мәктәп укытучылары белән очрашты. Фикер алышуның темасы укытучыларның документация эше булды.

Ул искәрткәнчә, элек Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте барлык регионнарга да укытучы тутырырга тиешле мәҗбүри документлар санын чикләүче исемлек җибәрде. Әмма әлегә кадәр күп кенә муниципаль һәм төбәк хакимият органнары укытучылардан өстәмә хисапларны тутыруны таләп итә. 

Аның сүзләренә караганда, хәзер Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт укытучылар арасында әлеге мәсьәлә буенча анкеталау үткәрә, анда 6 меңнән артык педагог катнаша. Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия" ачты, анда укытучылар артык кәгазь йөкләнешкә шикаять белән мөрәҗәгать итә ала. 

Ачык фикер алышу барышында укытучылар отчетларның, төрле төрдәге документларның һәм мониторингларның үтәлеше турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Педагоглар билгеләп үткәнчә, кәгазь һәм электрон формада бер үк хисапларны кабатлау – системалы хәл итүне таләп итә торган мөһим мәсьәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International