Казанның 175-нче номерлы гимназиясенең 600дән артык укучысы бу җәйдә Кара диңгездә ял итте

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Казанның 175-нче номерлы гимназиясенең 600дән артык укучысы, «Красный крест» оешмасы тарафыннан җыелган акчалар хисабына, Кара диңгез буендагы балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял итте. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «Черноморец» республика үзәге директоры Евгений Ветров сөйләде.

"Быел, 2021 елның 11 маенда Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә булган гадәттән тыш хәл аркасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү кысаларында, «Красный крест» хәйрия фонды тарафыннан Кара диңгез яр буенда 601 укучы ял итте. Гимназия укучыларының ял итүгә юнәлтелгән исемлекләре мәктәп администрациясе тарафыннан әти-әниләрдән алынган гаризалар нигезендә формалаштырылды", - дип билгеләп үтте спикер.

Балаларны ял вакытында 175-нче номерлы гимназия педагоглары, медицина персоналы, транспорт полициясе хезмәткәрләре озатып йөрде. Балалар лагеры базасында балалар белән Куба педагогика университетының «Кеды» педагогик отряды эшләде, «Геройлар утравы» анимация программасы тормышка ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International