«Глаголица» премиясенең исемлегенә 240 яшь язучы керде

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Ридер комиссиясе «Глаголица» бәйсез әдәби премиясенең исемлеген төзегән. Аңа ун яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 240 автор кергән. Аларның тулы исемлеге белән проект сайтында танышырга мөмкин. 

Проектны оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу юлы премия узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк авторларны җәлеп иткән. Кабул итү комиссиясе дөньяның 19 иленнән 1400 заявка карады.

Проектта катнашырга теләүчеләрнең күбесе Мәскәүдән килгән. Икенче урында-Казан, ә бу рейтингта бронзаны Санкт-Петербург алды.

Быел «Глаголица» премиясе оештыру комитеты беренче тапкыр «Рус теленнән татар теленә һәм рус теленә нәфис тәрҗемәләр» категориясендәге эшләрне кабул итүе белән аерылып тора.

Әлеге номинациянең озын исемлегенә Казан, Кайбыч, Саба, Яшел Үзән, Алабуга, Спас һәм Татарстанның башка районнарыннан килгән катнашучылар керде. 

«Глаголица» бәйсез әдәби премиясе — Бөтен дөньядан яшь язучылар, шагыйрьләр һәм тәрҗемәчеләр өчен халыкара проект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International