Көзге каникуллар вакытында Татарстан лагерьларында 13 меңгә якын бала ял итәчәк

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

2021 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә Татарстаннан 156 меңнән артык бала ял итте.

Көзге каникуллар чорында 1-7 ноябрьдә Татарстанның балалар лагерьларында 13 меңгә якын укучы ял итәргә планлаштыра. Башлангыч мәгълүматларга караганда, барлык ял рәвешләрендәге 281 лагерьда эш оештырылачак.

Шәһәр читендәге стационар һәм мәктәп яны лагерьлары физкультура-спорт, иҗади, мәгълүмати-технологик һәм лингвистик юнәлешләр буенча эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә Татарстаннан 156 меңнән артык бала ял итте. Республикада 1,6 меңнән артык балалар сәламәтләндерү лагерьлары, шул исәптән стационар, палатка һәм сәламәтләндерү лагерьлары эшли.

Шулай ук Татарстаннан 4 меңгә якын бала Кара диңгез яр буенда җиде лагерьда ял итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International