Бүген, 13 октябрьдә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов белән 50 урынлык яңа балалар бакчасы ачу тантанасында катнаштылар.
Лаеш муниципаль районының Державино «Йолдызкай» балалар бакчасы билингваль белем алуга (татар һәм рус телләрендә белем һәм тәрбия бирүгә), экологик тәрбиягә, сөйләмдә кыенлыклар кичерүче балаларны коррекцион үстерүгә юнәлтелгән.
Балалар бакчасында музыкаль-спорт залы, методист, логопед, медицина, азык-төлек блогы, балалар бакчасы территориясендә кер юу һәм спорт-уен мәйданчыгы бар. Балалар бакчасында ясель һәм төрле яшьтәге төркемнәр бар.