Югары белем бирү программалары буенча укучылар өчен «Татарстан Республикасының XVII Ел студенты – 2021» Республика премиясенең гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Эшләр 4 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
«Ел студенты» премиясе 2005 елдан бирле үткәрелә һәм фән, иҗат, спорт, медиа, яшьләр сәясәте, студентлар лидерлыгы, иҗтимагый эшчәнлек һәм иреклелек өлкәсендә аерым казанышлары булган талантлы студентларга ярдәм итүгә һәм бүләкләүгә юнәлтелгән.
2021 елда 18 номинация билгеләнгән. Аерым номинацияләрдә "Ел старостасы", "Ел интеллекты", "Елның иҗади шәхесе", "Ел спортчысы", "Ел медицина хезмәткәре", "Ел студенты", "Ел волонтеры", "Ел иреклесе", "Ел җәмәгатьчесе" һәм "Татарстан Республикасы Ел студенты-2021" Гран – при билгеләнәчәк.