ТР Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Алсу Әсәдуллина мәктәп формасына карата таләпләр турында сөйләде

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Депутатлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәп формасына типлаштырылган таләпләр эшләргә мөмкинлек бирүче закон проектын хупладылар. Әлеге карар ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында кабул ителде. Документны ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина тәкъдим итте.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында ул Мәгариф һәм фән министрлыгының типтагы таләпләрне эшләячәген, ә мәктәп үзенең локаль акты белән үзгәрешләр кертергә хокуклы булуын аңлатты. 

Мәгариф һәм фән министры урынбасары сүзләренә караганда, таләпләрне эшләү, киләсе уку елына мәктәпләр үзгәрә алсын өчен, Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан закон проекты кабул ителгәннән соң ук башланачак.

ТР Дәүләт Советының якындагы утырышында «мәгариф турында» гы республика законына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проекты каралачак. Комитет аны берьюлы өч укылышта кабул итәргә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International