15-17 октябрьдә Ялтада Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Белем бирү траекторияләре» Бөтенроссия форумы узачак. Анда илнең 80 регионыннан 10 меңнән артык кеше катнашачак.
Укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, «Россия Ел укытучысы» һәм «Россия Ел директоры» бәйгеләре лауреатлары форум чараларында катнашачак. 70 тән артык активлык каралган: мастер-класслар, аларда иң яхшы педагогик практикалар, панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, шулай ук конкурс һәм мәдәни программалар тәкъдим ителәчәк.
Белем бирү программасы кысаларында педагоглар үзләренең һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашып кына калмыйча, коммуникатив һәм иҗади сәләтләрен дә үстерә алалар: үзпрезентация һәм тайм-менеджмент күнекмәләрен камилләштерәләр, шулай ук укучыларның мотивациясен күтәрү өчен дәресләр үткәрүгә иҗади алымнар үзләштерәләр.
Укучыларны тәрбияләү һәм мәдәни үстерү, цифрлаштыру, Сәламәт мәктәп туклануы, шулай ук педагогларның квалификациясен күтәрү мәсьәләләре буенча үз фикерләре белән педагоглар, мәктәп директорлары, ата-аналар, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары вәкилләре уртаклаша алачак.
Форум эшенә дистанцион рәвештә тоташырга мөмкин, моның өчен чараның рәсми сайтында алдан теркәлү узарга кирәк.