Бу өлкәдә иң массакүләм ярышларның берсе – ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасының сайлап алу этабы башланды. Анда Россия Федерациясенең 77 субъектыннан 2 меңгә якын гомуми белем бирү оешмасыннан 8-11 сыйныф укучылары катнаша. Олимпиада Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Ярыш читтән торып уза. Һәр катнашучы махсус компьютер платформасында шәхси кабинет аша олимпиада биремнәренә керә алды. Олимпиаданың сайлап алу этабы биремнәре катнашучылар өчен 15 октябрьдә 23:59 (Мәскәү вакыты буенча) кадәр ачык булачак.