«Океан» Бөтенроссия балалар үзәгенең әйдаманнар әзерләү мәктәбенә яңа төркем җыю ачылды. Гаризалар Россиянең барлык төбәкләреннән – югары һөнәри һәм урта һөнәри педагогик белемгә, төп гомуми һәм урта гомуми белемгә ия булган яшьләрдән, шулай ук югары уку йортларының һәм колледжларның 3 һәм 4 курс студентларыннан кабул ителә.
Документлар 2022 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Читтән торып уздырылган конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы кандидатларны әйдаманнар әзерләү мәктәбенә чакыралар.