12 октябрьдә 1-9 сыйныф укучылары өчен әдәбият буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы старт алды.
Ул «Мәдәният» милли проекты кысаларында уза. Интерактив биремнәр рус әдәбияты һәм фольклоры буенча белем дәрәҗәсен, уку-укыту, эрудициялелек, әдәби әсәрләрнең жанр үзенчәлеген аңлау дәрәҗәсен тикшерергә мөмкинлек бирә.
Олимпиада 60 минут дәвамында башкарыла, җыелган баллар саны тәмамланганнан соң ук билгеле булачак. Биремнәрне уңышлы үтәгән катнашучылар сертификатлар, грамоталар һәм дипломнар, укытучылар Рәхмәт хатлары алачак.
Биремнәрне балалар 2 ноябрьгә кадәр үти алачак.