Укучылар "Киләчәк лабораторияләре" ндә һөнәри юнәлеш бирүче тестлар уза алачаклар

2021 елның 15 октябре, җомга

15 октябрьдә Россиянең 80 төбәгендә мәктәп укучылары «Киләчәккә Билет» федераль проектының һөнәри юнәлеш бирүче мәйданчыкларында була алалар. "Россия-минем тарих" барлык тарихи паркларда «Киләчәк лабораториясе» дип аталган квестлы мультимедиа күргәзмә-тест узачак. Проект Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Ел ахырына кадәр проектта Россиянең 300 меңнән артык укучысы катнашачак, ә аларның остазлары 5 меңнән артык укытучы-навигатор булачак.

«Киләчәк лабораториясе» күргәзмәләренең төп бурычы – укучыларны хезмәт базары, төрле тармак һәм һөнәр элементлары белән уен формасында таныштыру, белгечлекне сайлап алуның күптөрлелеген күрсәтү һәм аларның кайсы юнәлештә үсүен аңларга ярдәм итү. Экспозицияләр контенты Россиянең алдынгы һөнәри юнәлеш бирүче белгечләре белән берлектә хезмәт базарын анализлау һәм Россия икътисады структурасын анализлау нигезендә эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International