10 нчы сыйныф укучылары БДИны вакытыннан алда тапшыра алалар

2021 елның 15 октябре, җомга

Хәзерге ун сыйныф укучыларының БДИны быел ук, вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге бар. Тик уңышсызлыкка очраган очракта, мәҗбүри фән генә яңадан тапшырылачак. Бу хакта мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашуда мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев сөйләде.

Музаев ассызыклаганча, үз көчләрен сынап карарга, белем дәрәҗәсен бәяләргә теләүчеләр өчен һәр төбәктә диярлек сыйфатны бәяләү үзәкләре бар.

"Ашыкмаска, балаларны куып җибәрмәскә киңәш итәм. Вакыйгалардан алда бармаска кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Музаев ата-аналарга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International