«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Мәгариф. Карьера»

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

14 октябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә "Мәгариф.Карьера" ХХ нче күргәзмзсе ачылды: монда 40 тан артык югары уку йорты, көллият һәм уку үзәкләре үзләренең белем бирү программаларын, технологияләрен һәм киләчәк һөнәрләрен тәкъдир итәләр. Чарага Татарстанның меңләгән укучысы килер дип көтелә, республиканың күп кенә районнары балалар өчен күргәзмәгә махсус трансферлар оештырды.

Күргәзмә 16 октябрьгә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International