16-17 октябрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Яшь биологларның Бөтенроссия турнирының ХІ региональ этабы узачак.
2021 елда турнирның сайлап алу этабында Татарстанның Әгерҗе, Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат, Яңа Чишмә, Тәтеш районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы, Казан һәм Мордовия Республикасыннан 25 команда составында 100дән артык укучы катнашты.
Турнирның финал өлешенә Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Лениногорск, Яңа Чишмә районнары һәм Казаннан 12 команда составында 60 укучы чыкты. Ике көн дәвамында командаларга үз карашларын тәкъдим итү һәм нигезләү генә түгел, ә аны оппонентлар, рецензентлар, жюри әгъзалары белән сәясәттә яклау да кирәк булачак.
Укучыларга алда торган җиңү өчен көрәштә зур уңышлар телибез!