Тәтеш кадетлары Бөтенроссия спорт фестиваленнән 2 урын алып кайттылар

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Тәтеш кадет интернат-мәктәбе командасы Мәскәүдә кадет корпуслары арасында генералиссимус А.В. Суворов исемендәге Бөтенроссия спорт фестивалендә II урынны яулады.

Фестиваль 15 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр дәвам итте. Анда кадет корпуслары һәм кадет сыйныфлары укучылары катнашты. Фестиваль Россиянең Хәрби дан көненә һәм Укытучылар көненә багышланган иде.

Татарстан данын Тәтеш шәһәренең генерал-майор Владимир Хапаев исемендәге Кадетлар мәктәп-интернаты командасы яклады. Командага 10 һәм 11 сыйныф кадетлары керде. Укучыларның җитәкчесе итеп Н.М. Васин билгеләнде.

Ярышлардан буш вакытта катнашучылар өчен Музейлар буенча экскурсияләр, танылган спортчылар, кино һәм театр актерлары белән очрашулар оештырылды. Шулай ук турнир кысаларында волейбол ветераннары белән иптәшләрчә уен узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International