Түбән Камада 14-15 октябрьдә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия базасында Яшь Армия отрядлары арасында "Ватанны сакларга әзер" дигән республика ярышлары узды. Чара «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) физкультура-спорт комплексының «Җиңүгә тиңләшү» (ГТО) Бөтенроссия яшь патриотлары слеты кысаларында узды. Ярышта Татарстанның 20 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 100дән артык укучы катнашты.
Җиңүчеләр һәм призерлар:
- Түбән Кама муниципаль районы;
- Сарман муниципаль районы;
- Чирмешән муниципаль районы.
Лауреатлар:
- Саба муниципаль районы;
- Кайбыч муниципаль районы;
- Нурлат муниципаль районы;
- Чистай муниципаль районы;
- Мөслим муниципаль районы;
- Әгерҗе муниципаль районы;
- Ютазы муниципаль районы.