Казан консерваториясе һәм Идел буе спорт университеты хезмәттәшлек турында килешү төзи

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Бүген Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе хезмәттәшлек турында килешүгә кул куячаклар.

Югары уку йортлары партнерлык элемтәләрен ныгытырга, мәдәни-агарту, фәнни-мәгариф, иҗади һәм спорт-сәламәтләндерү өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә ниятли. Уртак чаралар һәм проектларны гамәлгә ашыру Студентларның, барыннан да элек аларның иҗади һәм спорт потенциалын төрле яклап үстерүгә юнәлдереләчәк.

Килешүгә югары уку йортлары җитәкчеләре: Идел буе спорт университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис  Борһанов һәм Казан консерваториясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Вадим Дулат-Алеев кул куячак.

Тантанада ике югары уку йорты укытучылары һәм студентлары катнашачак, Казан консерваториясенең яшь музыкантлары музыкаль сәламнәр белән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International