Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәгенең хезмәттәшлеге кысаларында 30 белгеч һәм мәктәп китапханәләре кураторлары мәктәп китапханәчеләренең цифрлы грамоталылыгын арттыру буенча социаль мәгълүмати-методик проектта катнаштылар.
Мәктәп китапханәләре хезмәткәрләре цифрлы грамоталылык өлкәсендә заманча белем алачак, цифрлы мохиттә мәгълүмат объектларын эзләү һәм булдыру ысулларын үзләштерәчәк, санлы инструментлар һәм сервислар кулланып мәктәп укучыларының проект эшчәнлеген оештырырга өйрәнәчәкләр.
Мәктәп китапханәчеләренең өстәмә һөнәри белем бирү Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2018 елның июлендә расланган Татарстан Республикасы мәктәп китапханәләре һәм мәгълүмати-китапханә үзәкләрен үстерү концепциясен тормышка ашыру планында каралган. Концепция нигезендә нәкъ менә китапханәләр мәгълүмат белән эшләүнең инновацион технологияләрен кертү үзәгенә әйләнергә, мәктәпнең цифрлы белем бирү киңлеге инфраструктурасына ярдәм итәргә тиеш.
Практик биремнең 80% үтәгән курсларда катнашучыларга курсны уңышлы үтү турында электрон сертификат биреләчәк.