«Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе» исеме өчен көрәшкә илнең 63 регионыннан учреждениеләр кушылды

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

18-19 октябрьдә Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университетында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештырган «Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе» VIII Бөтенроссия конкурсының федераль этабы финалистлары өчен көндезге сынаулар уза. Анда Россиянең 63 регионыннан мәгариф оешмалары (балалар бакчалары һәм мәктәпләр) катнаша.

Исегезгә төшерәбез, бу конкурста Татарстан Республикасыннан Казан шәһәре Совет районының 156 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе катнаша.

Конкурс ике номинация буенча үткәрелә: «Иң яхшы инклюзив мәктәп» һәм «Иң яхшы инклюзив балалар бакчасы».

20-21 октябрьдә конкурсант оешмалар вәкилләре «Инклюзив мәгариф һәм җәмгыять: стратегияләр, практика, ресурслар» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе чараларында катнаша ала.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 22 октябрьдә булачак.

«Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе» конкурсы инклюзив белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыкларга, сәламәтлекләре чикләнгән балаларны гомуми белем бирү системасына кертү буенча белем бирү оешмаларының эшен активлаштырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International