Чыгарылыш сыйныф укучыларына әдәбият буенча БДИ-2022 турында сөйләделәр

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Әдәбият буенча БДИның имтихан эшен тикшерүгә 18 октябрьдә БДИга әзерлек буенча онлайн-консультацияләр кысаларында Федераль педагогик үлчәү институты (ФИПИ) имтихан материалларын әзерләүчеләрдән торган чираттагы эфир багышланды. 

2022 елгы имтихан эшендә биремнәрнең барлык төрләре актуальләштерелде, шул ук вакытта җаваплы биремнәрнең төп роле сакланды.

Имтиханда очрашырга мөмкин булган әдәби материал яңартылды. 

Эшнең беренче өлешендә кыска җаваплы биремнәр саны кыскартылды. 

Иншага карата таләпләр дә үзгәрде (бирем 12). Инша күләменә таләпләр арттырылган, хәзер анда 200 сүздән дә ким булмаска тиеш. 

Видеоязма белән «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм YouTube сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International