Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева республика хакимияте эш көне булмаган көннәрне бер атнага алдан кертергә карар кабул итсә, мәктәп каникулы вакыты турында аңлатма бирде.
«Каникулга алданрак китү варианты каралмый», — дип белдерде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенең ил территориясендә, хезмәт хакын саклап, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр кертү турындагы тәкъдимен хуплаган иде.