Дефектологларның IV Бөтенроссия съезды Мәскәүдә узачак

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

11 ноябрьдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештырган дефектологларның IV Бөтенроссия съезды үз эшен башлап җибәрә.

Съезд чаралары катнаш форматта узачак. Көндезге катнашу өчен һәр төбәктән өчәр кеше чакырыла, дистанциягә – бишәр кеше: башкарма хакимият органнары вәкилләре, педагог-дефектологлар, профильле югары уку йортлары, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре.

Алар сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның милли мәгариф системасын үстерүдә дефектологик фәннең роле, педагог-дефектологларны әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү, ведомствоара хезмәттәшлек, коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре, һөнәри бергәлек Формалаштыру һәм үстерү өчен белгечләрне берләштерү турында фикер алышачаклар.

Дата: 11-12 ноябрь.

Уздыру форматы: көндезге һәм дистанцион.

Үткәрү урыны: Россия мәгариф академиясенең Коррекцион педагогика институты (11 ноябрь), м.в. Фрунзе исемендәге Россия Армиясенең Үзәк йорты (12 ноябрь).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International