Түбән Кама лицеенда мәктәп ашханәсендә туклануга заказ бирү буенча сынау проекты эшли башлады

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың 37нче күппрофильле лицеенда мәктәп ашханәсендә туклануга заказ бирү проектын сынау режимында эшләтеп җибәрделәр. 

"Бүген 37 нче лицейда "Сан+" балалар технопаркының "Кванториум" командасы тарафыннан эшләнгән "Мәктәп ашханәләрендә туклануга заказ бирү системасы" проектын пилот рәвештә эшләтеп җибәрәбез", — дип язган Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов Instagram социаль челтәрендәге битендә.

Шаронов аңлатканча, укучылар һәм аларның әти-әниләре смартфонда кушымта ярдәмендә, үз өстенлекләреннән чыгып, төшке ашка ике атнага алдан сайлап ала алачаклар.

Идеяне апробацияләүдә 27 унынчы сыйныф укучысы катнаша. Тест нәтиҗәләре буенча шәһәрнең барлык мәктәпләрендә сервис кертү турында Карар кабул ителәчәк, дип аныклады мәгълүмат үзәге директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International