Татарстанда "Мәктәп баскетболы һәм аның үзенчәлекләре" укыту-методик семинары узды

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы президенты Алексей Фролов инициативасы белән Татарстанда «Мәктәп баскетболы һәм аның үзенчәлекләре» укыту-методик семинары узды.

«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты проекты кысаларында Россиянең 40 төбәгендә «Мәктәп баскетболы һәм аның үзенчәлекләре» дигән 46 укыту-методик семинар узды. Аларда 5 403 катнашучы булды, 14 190 укыту-методик материаллар комплекты бирелде.

16-17 октябрьдә семинар Татарстанда да узды – Казан шәһәре Киров районының 189 нчы «Заман» күппрофильле гимназиясе базасында. Ул Татарстанның төрле почмакларыннан, Удмуртиядән һәм Мәскәүдән 160 катнашучыны җыйды. Физик культура укытучылары һәм баскетбол буенча тренерларның күп яңалыклар белү, аларны кызыксындырган сорауларын бирү һәм хезмәттәшләре белән аралашу өчен ике көн бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International