2021 елның җәендә балалар лагерьларында 4 миллионнан артык укучы ял итте

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

20 октябрьдә Бөтенроссия "Смена" балалар үзәгендә балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Онлайн-очрашу «Большие Смыслы — 2021» Бөтенроссия форумы кысаларында узды.

Быел җәй Россиядә 38 меңнән артык балалар ялы һәм аларны савыктыру оешмасы эшләде. Балалар лагерьларында һәм хастаханәләрендә 4,6 млн бала ял иткән, шул исәптән авыр тормыш хәлендә булган 1,5 млн бала. Лагерьлар эшенә 638 мең хезмәткәр җәлеп ителгән, аларның 70 меңе — вожатыйлар.

2021 елда «Смена», «Орленок», «Океан» һәм «Артек» Халыкара балалар үзәгенә 2020 елда балалар белем бирү лагерьларына йөри алмаган балалар өстенлекле тәртиптә җибәрелә. Хәзер андый балалар 9 000 тирәсе. Җәйге каникуллар вакытында үзәкләр 28 меңнән артык бала кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International