Алар республика конкурсы финалында ТР башкаласын тәкъдим итәчәк.
«Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2021» республика конкурсының зона этабы узды. Җиңүчеләр исемнәре аталды. Хәзер алар республика конкурсы финалында ТР башкаласын тәкъдим итәчәк.
Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча финалга биш конкурсант чыкты. Аның составына ТР мәдәният министры урынбасары Юлия Әдгамова, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева, ТР балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, Казан шәһәре Думасы секретаре Альбина Рафикова керде.
Идел буе районының 100-нче номерлы мәктәбенең технология укытучысы Наталья Корнеева һәм Совет районының 161-нче номерлы мәктәбенең физик культура укытучысы Светлана Чугунова зона этабында җиңүчеләр булдылар.
"Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" конкурсы Татарстанда 2012 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда 350 дән артык кеше катнашты.