Тәрбия буенча директор киңәшчесе вазыйфасы педагогик хезмәткәрләрнең вазыйфалары исемлегенә кертеләчәк

2021 елның 22 октябре, җомга

Балалар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе вазыйфасы педагогик хезмәткәрләрнең вазыйфалары исемлегенә кертеләчәк. Тиешле документ проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен урнаштырылган.

Карар проекты белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның педагогик хезмәткәрләре вазыйфаларының номенклатурасын, белем бирү оешмалары җитәкчеләре вазыйфаларының номенклатурасын, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе вазыйфасын номенклатурасына өстәү максатларында раслауны күздә тота.

Әлеге карар 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International