18-23 октябрьдә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында геология буенча «Орион» республика профильле сменасының укыту-тренировка җыеннары уза. Төп максат-геология буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашу өчен конкурентлыкка сәләтле укучылар командасын әзерләү.
Укыту-тренировка җыеннарында Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Азнакай, Алексеевск, Арча, Баулы, Зәй, Мөслим, Нурлат, Сарман, Тәтеш, Тукай районнарыннан килгән 7-11 сыйныф укучылары катнаша.
Дәресләр Геологиянең төрле юнәлешләре буенча төзелгән: гомуми геология, нефть геологиясе, минералогия, магнит разведкасы, геофизика, геологик кисем, палеонтология.