Рус теле буенча «Глаголъ» профиль сменасы янә бөтен республикадан балаларны җыйды

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елда үткәрелә торган Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе белән берлектә рус теле буенча «Глаголъ» профиль сменасы оештырды. Быел смена «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узды. Анда Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 6-10 сыйныфларында белем алучы 170 укучы катнашты.

Профиль смена «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын үтәү кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International