Казан консерваториясе һәм Идел буе спорт университеты хезмәттәшлек турында килешү төзеде

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә югары уку йортлары җитәкчеләре Рафис Борһанов һәм Вадим Дулат-Алеев кул куйдылар.

Югары уку йортлары партнерлык элемтәләрен ныгытырга, мәдәни-агарту, фәнни - мәгариф, иҗади һәм спорт-сәламәтләндерү өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә ниятли. Уртак чаралар һәм проектларны гамәлгә ашыру студентларның, барыннан да элек, аларның иҗади һәм спорт потенциалын төрле яклап үстерүгә юнәлдереләчәк.

Тантанада ике югары уку йорты укытучылары һәм студентлары катнашты, ә Казан консерваториясенең яшь музыкантлары музыкаль сәламнәр белән чыгыш ясадылар. Соңыннан хор башкаруында студентлар гимны яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International