Татарстан Фән һәм технологияләр буенча төбәкләр рейтингының топ-3легенә керде

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

РИА Новости экспертлары фән һәм технологияләр буенча Россия төбәкләре рейтингын әзерләгән. Топ-3кә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан керде.

Федераль статистика хезмәтенең фәнни-техник прогрессның нигезе булган матди базаның булуы һәм характеристикасы, карала торган өлкәдә кулланыла торган кеше ресурсларының булуы һәм характеристикасы, шулай ук фәнни-технологик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге һәм масштабы буенча мәгълүматлары файдаланылды.

Аналитиклар Татарстанның башкала төбәкләренә карата уңышын, беренче чиратта, ИТ-югары технологияле һәм инновацион эшчәнлекнең үсеш алган инфраструктурасы белән бәйли.

Ингушетия, Ненец автономияле округы һәм Хакасия исемлеген йомгаклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International