Укытучылар, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре онлайн-тест узачаклар һәм кинематограф белән якынрак танышачаклар.
8 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр Россиядә ел саен үткәрелә торган «Мәдәни марафон» акциясе узачак. Анда укытучылар, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаша ала. Алар онлайн-тест узачак һәм кинематограф сәнгате белән якыннан танышачак.
Быел акция беренче киносеанс үткәрелүгә 125 ел тулуга багышланган.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Акция нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне сайлап алачаклар – 100 укытучы һәм 500 укучы призлар алачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.