Тугыз татарстанлы "IT-Планета" Халыкара олимпиадасында катнашачак

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

12-15 ноябрьдә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә «IT-Планета 2020/21» XIII Халыкара олимпиаданың финалы узачак.

Олимпиада мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә, шулай ук талантлы яшь IT-белгечләрнең карьера мөмкинлекләрен арттыруга юнәлдерелгән.

Татарстан данын ярышларның финалында 9 катнашучы яклаячак. Олимпиада финалында катнашу өчен Россия һәм БДБ илләренең 160 уку йортыннан 400 студент чакырылган, алар сайлап алу онлайн-этапларында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Гомумән алганда, олимпиаданың унөченче сезонында катнашу өчен 17 500 дән артык кеше теркәлгән, аларның 288е Татарстан данын яклаган.

Олимпиадада җиңүчеләр алдынгы Россия һәм халыкара компанияләрдә җитештерү практикасын узу яки эшкә урнашу, тәҗрибә уртаклашу һәм перспективалы һәм талантлы ИТ-белгечләр базасына кертелгән булу мөмкинлеге алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International