Татарстанда мәктәп формасына карата типлаштырылган таләпләр хәзер республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнәчәк. VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 26 нчы утырышында депутатлар тиешле закон проектын кабул итте.
Министрлыкка мондый вәкаләтләр бирү мәктәп формасына карата таләпләр турындагы мәсьәләне нәтиҗәлерәк җайга салырга, шулай ук кирәк булган очракта бу таләпләргә оператив рәвештә үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирәчәк.