14 яшьтән кечерәк балалар «Дәүләт хезмәтләре»ндә аккаунт ясый алачаклар

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Министрлык 2022 ел ахырына кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында 14 яшьтән кечерәк балаларга теркәү мөмкинлеген булдырырга планлаштыра. Шул ук вакытта балалар исеменнән юридик әһәмияткә ия булган барлык гамәлләрне законлы вәкилләре генә башкара ала. Бу хакта Дәүләт Думасының мәгълүмат комитетының киңәйтелгән утырышында Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максим Шадаев хәбәр итте.

Хәзер паспорт алмаган балалар порталда тулы хокуклы теркәлү уза алмый. Алар турында барлык мәгълүматны бары тик ата-анасы битенә генә урнаштырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International