Бөтенроссия ачык ата-аналар җыелышын тамаша кылучылар ата-аналарга мәктәп укучылары өчен дә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә түгәрәкләр һәм секцияләр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында белделәр. Чара Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан РАО балачак, гаилә һәм тәрбия институты белән берлектә оештырылды.
Ачык ата-аналар җыелышы кунаклары балалар өчен әзерлекнең иң кирәкле юнәлешләре турында фикер алыштылар. Чарада 300 мең кеше катнашты.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, мәктәпкәчә яшьтә хореография, лепка, рәсем ясау, спорт, шахмат, лего, конструкцияләү кебек классик программаларга өстенлек бирергә киңәш ителә.