«Профессионалитет» программасы безнең ил өчен квалификацияле кадрлар әзерләүгә генә түгел, ә тулаем икътисад үсешенә дә ярдәм итә. Бу хакта Свердловск өлкәсенә эш сәфәре барышында Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60% тан артыгы көллиятләрдә укуларын дәвам итә һәм хезмәт эшчәнлеген башлау өчен кирәкле белгечлекләр ала.
Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, Россия колледжларын үстерүгә инвестицияләр күләме ел саен 10 миллиард сумга җитә.
Сергей Кравцов искәрткәнчә, төбәкләрдә предприятиеләр шулай ук Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре белән актив хезмәттәшлек итәләр, программалар эшлиләр һәм камилләштерәләр. Бу белем алганнан соң ук предприятиедә эшли һәм лаеклы хезмәт хакы ала алырлык белгечләр әзерләү мөмкинлеге бирә.