Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының партнерлык советы утырышында катнашучылар һәм эш бирүчеләр урта һөнәри белем бирү системасын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Мәгариф системасының икътисадны үстерү йогынтысына багышланган Форум Екатеринбургта 2022 елның февралендә узачак. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Партнерлык советы һәм эш бирүчеләр советы барышында Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Соңгы елларда колледжларга кабул итү сизелерлек артты: хәзер бу сан 1 млн 200 мең кешегә җитә. Бу Урта һөнәри белем бирү системасында матди-техник базаны һәм педагогик составны яңарту, Урта һөнәри белемнең ихтыяҗын һәм абруен арттыру буенча актив эш алып бару белән бәйле үзгәрешләр нәтиҗәсендә мөмкин булды. Шул ук вакытта икътисадны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүдә төп фактор – Урта һөнәри белем бирү системасының һәм эш бирүчеләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге.

Исегезгә төшерәбез, Партнерлык советы эш бирүчеләрне Урта һөнәри белем бирү программаларын һәм тиешле өстәмә программаларны, шулай ук төп һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга җәлеп итү механизмнарын эшләү максатларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International