Huawei компаниясе студентларны Huawei Cup 2021 төбәк фестивальләрендә катнашырга чакыра

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Региональ фестивальләр-Huawei Cup ярышларының аерылгысыз өлеше. Huawei компаниясе аларны илнең төрле төбәкләрендә әйдәп баручы югары уку йортлары базасында ярышларның беренче этабы белән параллель рәвештә үткәрә. Казан (Идел буе) федераль университетында Huawei Cup региональ фестивале 29 октябрьдә узачак. Фестивальләр Мәскәү, Екатеринбург, Новосибирск шәһәрләрендә узды, шулай ук Санкт-Петербургта планлаштырыла.

Региональ фестивальләрдә катнашу өчен мәгълүмати-коммуникацион технологияләр белән кызыксынучы студентлар һәм яшь белгечләр чакырыла. Фестиваль программасы ИКТның актуаль юнәлешләре буенча Россиядәге Huawei экспертларыннан лекцияләр үз эченә ала. Шулай ук фестиваль кунаклары үзләренең белемнәрен онлайн-викторинада сыный алачак, һәм иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар кыйммәтле призлар алачак һәм Huawei Cup 2021 ярышларының икенче этабына чакырылачак. Моннан тыш, фестиваль барышында катнашучылар карьера мөмкинлекләре буенча Huawei компаниясе вәкилләреннән консультация ала алачаклар. Шәхсән катнаша алмаучылар өчен Huawei Cup 2021 рәсми сайтында төбәк фестивальләре битендә онлайн-трансляция оештырылачак.

29 октябрьдә Казанда төбәк фестивалендә катнашу өчен Huawei Cup 2021 сайтында алдан теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International