Рөстәм Миңнеханов EuroSkills Graz 2021 финалистларын бүләкләде

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында WorldSkills Graz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасы узды.

«Сентябрь ахырында узган EuroSkills чемпионатында Россия гомумкоманда - медаль һәм балл зачетлары нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды. Татарстан конкурсантлары ил җыелма командасы җиңүенә зур өлеш кертте. Сезнең тарафтан барлыгы 7 алтын, 4 көмеш, 3 бронза медаль һәм һөнәри осталык өчен 2 медальон яуланды», - диде Рөстәм Миңнеханов тантаналы очрашуда.

Ул республика медальләр саны буенча ил төбәкләре арасында беренче урында торуын искәртте. ТР Президенты залда җыелган ярышларда катнашучыларга, укытучыларга һәм экспертларга чемпионат масштабында Россия Федерациясен һәм Татарстанны лаеклы тәкъдим итүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International