Конкурсның максаты-Россия мәгарифен үстерүнең заманча тенденцияләре нигезендә инновацион педагогик һәм идарә тәҗрибәсе булган мәгариф оешмаларының перспективалы командаларын эзләү, үстерү һәм аларга ярдәм итү.
Конкурс 2021 елның октябреннән 2022 елның июненә кадәр үткәрелә һәм түбәндәге этаплардан тора:
катнашучыларны теркәү (2021 елның октябрь – ноябрь);
онлайн-тест (2021 елның декабре);
округ ярымфиналлары (2022 елның гыйнвар-март айлары);
конкурсның Бөтенроссия финалы (2022 елның апреле);
суперфинал (2022 елның июне).
Конкурста бер гомуми белем бирү оешмасын тәкъдим итүче дүрт педагогик хезмәткәрдән торган команда катнаша ала.