"Смена" да ясалма интеллект проектын эшләячәкләр

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

«Смена» яшьләр үзәгендә төрле төбәкләрдән 150 баланы берләштергән «ЮниКвант» белем бирү программасы уза.

Проект эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләр буенча башкарылачак: компьютер уеннарын эшләү үзенчәлекләре, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык технологияләрен куллану, электрон челтәрләрне һәм ясалма интеллектны куллану һ.б. тематик лекцияләрдә һәм мастер-классларда балалар барлык юнәлешләр белән танышачак, базардагы эш нечкәлекләре һәм перспективалары турында беләчәкләр.

Программаның икенче этабы сменада катнашучыларны сайлап алынган юнәлешләр буенча проект төркемнәренә берләштерәчәк. Һәр төркем проектны алга этәрү стратегиясен һәм аны эшләү алгоритмын өйрәнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International