Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында WorldSkills Graz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасы узды.
"Сентябрь ахырында узган EuroSkills чемпионатында Россия гомумкоманда — медаль һәм балл зачетлары нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды, бу-лаеклы нәтиҗә. Татарстан конкурсантлары ил җыелма командасы җиңүенә зур өлеш кертте. Барлыгы 7 алтын, 4 көмеш, 3 бронза һәм һөнәри осталыклары өчен 2 медаль яуладылар. Безнең егетләр, Эльдар Сейдаметов һәм Владислав Дюбанов, „Мобиль робототехника“ компетенциясе буенча илкүләм җыелма командада катнашучылар, чемпионатта катнашучылар арасында максималь балл алганнар, Европа беренчелегенең иң югары бүләгенә лаек булдылар», — диде Рөстәм Миңнеханов тантаналы очрашуда.
Ул билгеләп үткәнчә, республика медальләр саны буенча ил төбәкләре арасында беренче урында тора. ТР Президенты залда җыелучыларга ярышларда катнашучыларга, укытучыларга һәм экспертларга чемпионат масштабында Россия Федерациясен һәм Татарстанны лаеклы тәкъдим итүләре өчен рәхмәт белдерде.