«Педагог-методист» һәм «педагог-остаз» квалификация категорияләрен аттестацияләү сынау апробациясе кысаларында яңача уза

2021 елның 30 октябре, шимбә

27 октябрьдә министр урынбасары Минзалия Закирова җитәкчелегендә «педагог-методист» һәм «педагог-остаз» яңа квалификация категорияләрен билгеләү буенча сынау апробациясендә катнашучы педагогларның аттестация эшләрен карау буенча проект төркеме утырышы узды.

«Педагог-методист» һәм «педагог-остаз» квалификация категорияләрен билгеләүне сынау апробациясе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 31 декабрендәге карары нигезендә үткәрелә. Беренче этап: 2021 елның 1 сентябреннән 2021 елның 30 декабренә кадәр, икенче этап: 2022 елның 10 гыйнварыннан 2022 елның 1 июненә кадәр.

Министрлыкның аттестация комиссиясе тарафыннан сынавында катнашу өчен 5 муниципаль район сайлап алынды – Азнакай, Әлмәт, Буа, Саба, Чистай һәм 2 шәһәр округы-Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре.

Апробациядә 16 белем бирү оешмасы (мәктәпләр, балалар бакчасы, мәктәптән тыш эшләр үзәге, көллиятләр), 18 педагогик хезмәткәр катнашты.

Утырыш нәтиҗәләре буенча, апробациядә катнашучыларның аттестацион материалларын өйрәнеп, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм эксперт төркемнәре җитәкчеләренең тәкъдимнәрен тыңлап, проект төркеме тарафыннан яңа квалификация категорияләрен «педагог - методист» һәм «педагог-остаз» билгеләү турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International