Лениногорскида тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен республика семинары узды

2021 елның 29 октябре, җомга

28 октябрьдә Лениногорск шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында ZOOM онлайн-платформасында Татарстан мәгариф оешмаларының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «Тарих, җәмгыять белеме һәм дәрестән тыш эшчәнлек дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру» темасына республика семинары узды.

Семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Татьяна Иванова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының заманча белем бирү технологияләре кафедрасы мөдире Дмитрий Улбутов, Лениногорск районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International